Автошәһәрдә «Президент ярышлары» республика финалы узачак.

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Лениногорск, Норлат, Мамадыш, Мөслим, Питрәч, Чирмешән, Чистай, Ютазы муниципаль районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән 10 шәһәр һәм 10 авыл командасы укучылары көч сынашачак.

Программада - күптөрле спорт уеннары, иҗади, теоретик бәйгеләр, эстафетага йөгерү,  3x3 баскетбол уйнау, мини-футбол ярышлары. Катнашучылар - 9 нчы сыйныфлардан шәһәр командасы – 16 кеше (8 малай һәм 8 кыз) һәм авыл командасы – 8 кеше (4 малай һәм 4 кыз).

Ярышларның ачылу тантанасы 27 апрель көнне 14:00 сәгатьтә 41 нче мәктәп базасында (И. Маннанов урамы, 41 йорт) оештырыла. Махсус кунаклар: Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты, «Мәктәп спорты» спорт проекты координаторы Ольга Павлова һәм олимпия чемпионкасы Гөлнара Галкина-Сәмитова.

Ярышларның ябылу тантанасы һәм бүләкләүләр – 29 апрельдә 13:00 сәгатьтә.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International