Сайлап алу бәйгесендә мәктәпкәчә белем бирүче 50 оешма катнаша. Икенче этапның нәтиҗәләре буенча балаларга югары дәрәҗәдә сыйфатлы билингваль белем бирүче 30 балалар бакчасы сайлап алыначак һәм алар 500 мең сумлык грантка ия булачаклар.
Грантның максаты – Татарстан Республикасында дәүләт телләрен популярлаштыру, балаларга билингваль белем бирүче балалар бакчаларының алдынгы тәҗрибәсен киңрәк җәелдерү.