КЫЗУ ӘЗЕРЛЕК БАРА

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

 Шәһәр стадион-ипподромында милли бәйрәмгә тулысынча әзерлек бара. Район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда театрлаштырылган тамашаның массакүләм репетицияләре көн саен дәвам итә. Бәйрәм башланырга атнадан артык кына вакыт калып бара. Оештыручылар аның кызыклы мәдәни һәм спорт программасын әзерлиләр. Күренекле җырчылар Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова кунакка киләчәге дә мәгълүм. Мамадышта быел Сабантуйның 16нчы июньдә булачагын да исегезгә төшерәбез. Халкыбызның милли бәйрәме Казанда һәм Яр Чаллыда–23нче июньдә, ә авылларда һәм район үзәкләрендә 16- 17нче июньнәрдә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International