“Тукай юлы“ – дуслык юлы!

2018 елның 22 июне, җомга

Әлеге проект турында Татарстанда күптәннән сөйли башлаганнар иде. Оештыручылар аның гади туристик маршрут кына булмавын әйтәләр, хәтта изге урынга барып гыйбадәт кылу белән дә чагыштыралар.

Әлеге идея велосипедчыларда Испаниянең Сантьяго шәһәре тирәсендәге Изге Яков каберенә зиярәт кылганнан соң барлыкка килгән. Испаниядә “Сантьяго юлы“ булса, нишләп әле Татарстанда татарның гимны “Туган тел“не язган Тукай юлын төземәскә дип уйга калган алар. Һәм тәвәккәлләгәннәр дә. Казандагы Габдулла Тукай әдәби музееннан башланган маршрут Дәрвишләр бистәсе, шагыйрьнең туган авылы Кушлавыч, әнисеягыннан бабасы Зиннәтулла авылы Өчиле (монда бабасы эшләгән мәчет, йортлары сакланган), Яңа Кырлай (Сәгъди абзыйда яшәгән вакыты, "Шүрәле" поэмасында сурәтләнгән урыннар) аша үткән. 1500 чакрымга сузылачак сәяхәттә катнашучылар, Уральск каласына юл тотышлый, Арча, Саба, Кукмара районнары аша узып, 24нче июньдә Мамадыш районына да тукталдылар. Бөек шагыйребез иҗатына мәдхия укучылар сафына Тәкәнеш, Олыяз, Дүсмәт авылларыннан да велосипедчылар кушылды. Алар Мамадышта тукталып, миссияләрен аңлаттылар, үзләрен хөрмәтләп каршы алучылар белән фотоларга төштеләр, шәһәребезнең күренекле урыннары белән таныштылар. Рухи һәм физик яктан ныгучы, хәрәкәттә – бәрәкәт дип яшәүче “Тукай варислары“ күңеленә Мамадыш бик хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International