Мамадышта “Айбагыр” керәшен этнолагере 70 баланы кабул иткән.

2018 елның 3 июле, сишәмбе

“Айбагыр” керәшен этнолагере сменасы быел җәйнең кыл уртасында, 2-19 июль көннәрендә, Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында уза, дип яза җирле басма.

Лагерьда 10-16 яшьлек 70 бала ял итә. Араларында берничә ел “Айбагыр”да тәрбияләнүчеләр дә, быел тәүге тапкыр килүчеләр дә бар. Балаларның күзләре “янып” тора, бар нәрсә белән кызыксыналар: бер-берсе белән якыннан танышалар, тирә-якның матурлыгына сокланалар, халкыбыз турында белемнәр тупларга омтылып торалар. Аларны өч отрядка бүлгәннәр. Беренче отряд “SKS – super kryashen star”, икенчесе – “Утлылар”, өченчесе - “Уңганнар”. Һәрберсенең үз девизы һәм җыры бар. Һәр отряд якты, төсле футболка һәм кепкалары белән аерылып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International