Алексеевск районының Биләр җирлегендә Selet Biler Forum узачак.

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

4 - 9-нчы июль көннәрендә Татарстан Республикасы Алексеевск районының Биләр җирлегендә Selet Biler Forum узачак.

Selet Biler Forum – Сәләтнең традицион фестиваль-форумы. Төп катнашучылары – Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр.

Selet Biler Forum – ел нәтиҗәләре буенча Сәләт оешмасы эшчәнлегенең кульминацион ноктасы, 1994-нче елдан башлап тәрбияләнүчеләрнең очрашу урыны.

Быелгы форумда мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү – дуаль белем бирү, һөнәр сайларга ярдәм итү, онлайн-белем алу, үз-үзеңне үстерү өлкәсендә кирәкле инструментлар белән таныштыру каралган. Смена кысаларында Биләр музей-тыюлыгы территориясенең үсеш механизмнары турында фикер алышу, Татарстан Республикасы һәм Рәсәйнең әйдәп баручы экспертлары һәм галимнәреннән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән остаханәләр, шулай ук лабораторияләрнең профессиональ пробалар үткәреләчәк.

Форумда Татарстан Республикасы, Рәсәй төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән барлыгы 3500 мәктәп укучысы һәм студент, оештыру комитетыннан 350 кеше, 1200ләп спикер, эксперт һәм кунак катнашыр дип көтелә.

Selet Biler Forum-ның мәртәбәле кунаклары: Югары икътисад мәктәбе Милли тикшеренүләр университетының Компьютер фәннәре факультеты деканы, профессор Иван Аржанцев, С 2000+ верстка академиясенә нигез салучы Рифат Алтынбаев, биюче, бию сәнгате белгече. MTV телеканалында узган «Звезда танцпола» һәм ТНТ каналында узган «ТАНЦЫ» проектлары җиңүчесе Илшат Шабаев, КультProСвет агентлыгы җитәкчесе, «Грифон» арт-үзәгенә нигез салучы, Тере шәһәрләр форумы директоры Александр Старков, Мәскәү Архитектура мәктәбе лабораториясенең уку-укыту проектлары кураторы Михаил Шатров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International