Мамадышта шахмат ярышы бара.

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Әлеге төрдән ярыш Әгъзам Низамов хөрмәтенә уздырыла. 9нчы июль көнне озак еллар төбәгебезнең үсешенә зур өлеш керткән, җаваплы вазыйфалар башкарган, бүгенге көндә районның иҗтимагый советы вәкиле булып торган Әгъзам Низамовка 80 яшь тулды.
-Шахмат минем иң яраткан уеным. 4нче сыйныфта укыган чагында шөгыльләнә башладым аның белән. Хәзер дә аерыла алганым юк. Күп кенә бәйгеләрдә катнашып җиңүләр дә яулаганым булды. Бүгенге көндә дә дуслар белән атнага бер тапкыр җыелып уйнап алабыз,- дип сөйләде Әгъзам әфәнде.
Районкүләм ярыш балалар, үсмерләр һәм зурлар арасында уза. Бәйгенең баш хөкемдары Эльвира Хәмидуллина.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International