Гөмбәдә азотлы матдәләр, бигрәк тә азот күп. Ул кешеләр өчен кирәкле РР, Д витаминнарына бай. Гөмбә җыю өчен тәҗрибә, осталык аларны яхшылап танып белү кирәк.
Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
Иң беренче итеп эчтән агулы матдәләрне
чыгарырга кирәк. Моның сода яки марганцовка эретелгән 1,5-2 литрлар чамасы су эчеп косарга кирәк. Соңыннан активлаштырылган күмер эчәргә киңәш ителә, аз гына тоз өстәлгән салкынча су, салкын кофе, сөт, чәй эчәргә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр эчәргә рөхсәт ителми, алар гөмбә агуының тизрәк сеңүенә китерә.
Табиб килгәнче корсак, аяк өлешенә җылыткыч куярга.
Күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен сак булыгыз!