Кукмара районының Чура авылында керәшеннәрнең иң зур бәйрәмнәренең берсе "Питрау" булды, дип хәбәр итә "Хезмәт даны" газетасы.
Ул милли уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә бик күп кеше җыелды. Өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп күңел ачты: төрле конкурсларда, уеннарда катнашты, татар эстрадасының танылган "Казан егетләре" төркеме башкаруында концерт программасы карый алды.
-Безгә монда бик ошый. "Питрау"га ел саен килергә тырышабыз, - диде бәйрәмгә Кукмарадан килгән кунак. – Иң мөһиме – бу бәйрәм төрле милләт вәкилләрен берләштерә. Биредә татар, рус, удмурт, мари халкын да очратырга була.