2018 нче елның 13 нче июлендә Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә икемилләтле гаиләдә туган Назар исемле сабый теркәлде. Баланың әтисе Хуссейн Али Абдулхасан – Ирак иле гражданы, әнисе Елена – Мамадыш кызы.
Елена сузләренә караганда, яшьләр уртак танышларының туган көнендә танышалар. Елена ул вакытта Ижевск ВУЗларының берсендә белем алса, Хуссейн нефть һәм газ институтында аспирантурада белемен камилләштерә. Уртак танышларның бәйрәмнәрендә еш очрашу аларның мәхәббәтенә нигез сала да инде. Озакламый, әти-әни ризалыгын алгач, яшьләр никахларын теркәргә булалар.
Якын киләчәктә Алмусави гаиләсе Ирак иленә кученергә җыена. Анда яшь гаиләне һәм көтеп алынган оныкны әби-бабай көтә.