Водительләрнең руль артына утырганда спиртлы эчемлек
кулланганмы, юкмы икәнлекләрен белү өчен каннарын
анализга алачаклар. Моңарчы ЮХИДИ хезмәткәрләре
моны авыздан өрдереп тикшерделәр. 3нче июльдән моңа
чик куелды. Административ җаваплылыкка тарту өчен
бер литр канда 0,3 граммнан артык алкогольнең булуы да
җитә. “Җәзалар“ элеккечә кала – 30 мең сум штраф һәм
ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү.