Рөстәм Миңнеханов: Республикада балаларга, олыларга йөзәргә өйрәнергә бөтен шартлар бар.

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген республика күләмендә балаларга, олыларга йөзәргә өйрәнер өчен бөтен шартлар бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадышта"Лагуна" бассейны ачылышында шулай дип белдерде. 

"Без үзебезгә шуны максат итеп куйган идек, аңа бүген ирештек. Сыйфаты, җиһазланышы яхшы, игелеген күрергә язсын. Бергәләп яңа объектлар булдыру мөһим", - дип Татарстан Президенты төзүчеләргә рәхмәт әйтте.

Мамадышта бер кечерәк кенә бассейн булган инде, ләкин ул мәйданы ягыннан барлык балаларны сыйдырышлы түгел. Бүген, шулай ук, Теләчедә "Дулкын", Апас районында "Дельфин", Югары Осланда "Жемчужина", Түбән Кама районы КамаАланы бистәсендә "Аквамарин", Питрәч районында "Сула", Тукай районында "Акчарлак" бассейннары ачылды. Рөстәм Миңнеханов тагын берсе якындагы бер ай эчендә Әтнәдә ачылачагын белдерде. Телекүпер аша район башлыклары һәркайсы яңа бассейн өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов үз җирлекләренең елгалар, күлләргә бай булуын билгеләп узды. Ә бу объектның бигрәк тә балалар өчен кирәк булуын ассызыклады. "Без балалаларны йөзәргә өйрәтергә тиеш. Авыр вакытларда да социаль программаларны үстереп, безне сөендергән өчен Мамадыш халкы исеменнән рәхмәт белдерәбез. Авыр, җаваплы эшегездә уңышлар теләп калабыз",- диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бассейн директоры Алексей Смирновка кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Смирнов яңа бассейнда барлык балалар бакчалары сабыйларын шөгыльләндерү ниятләнгәнен әйтте. Ул журналистларга бүген бассейнда әлегә 3 тренер эшләвен, сентябрьгә штат тагын да тулыланачагын билгеләп үтте. "Киров шәһәреннән йөзү буенча тренерны чакырдык. Аңа махсус арендалы торак та бирдек. Ул нәкъ менә ярышлар өчен әзерләячәк. Бүген райондагы кечкенә бассейнда тренировка төркемнәрендә 90 бала шөгыльләнә. Хәзер райондагы барлык 3 963 баланы җәлеп итмәкче булабыз. Безнең бурыч - барлык балаларны колачлау. Төшкә кадәр балалар бакчаларын, төштән соң мәктәп укучыларын йөзәргә өйрәтергә телибез", - диде ул.

Тантанадан соң, Рөстәм Миңнехановка 2 нче мәктәп балалары эстафета, "Радуга" балалар бакчасы йөзү буенча дәрес барышын күрсәтте.

"Татарстанда йөзү спорт төренә зур игътибар бирелә. Бассейннар төзелеше буенча программа гамәлдә. Татарстанда 25 метр озынлыктагы аерым бассейннарга ихтыяҗ калмады диярлек. Мондый зур объектта балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре, өлкәннәргә дә йөзү өчен шартлар тудыру бурычы тора", - дидеТатарстанның спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов.

Әйтергә кирәк, Мамадышта спортка хирыс гаиләләр саны арта. Тантанага килгән Хәмидуллиннар гаиләсе шашка, шахмат уйный, көрәш белән шөгыльләнә. "Без бик шат. Безнең районда ике спорт залы бар, менә шундый бассейн җитми иде. Бик теләп йөриячәкбез. Нократка да төшеп коенырга була җәй көнне, лкәин җәй кыска бит, шуңа без бик сөендек. Балалар кечкенәдән тренировкалар күреп үсте, шуңа күрә телиләр-теләмиләрме, барыбер спортка тартылачаклар", - ди гаилә башлыгы Рафаэль Хәмидуллин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/08/169319/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International