Татарстан фермерлары “Алтын көз – 2018” Россия агросәнәгать күргәзмәсеннән бүләкләр алып кайттылар.

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан   Республикасы  фермерлары  “Алтын көз – 2018” Россия  агросәнәгать күргәзмәсенең  бүләкләренә  лаек булдылар.

Шулай  итеп, «Иң яхшы  гаилә терлекчелек  фермасы»  номинациясендә  Лаеш муниципаль  районыннан   фермер Гафур Зарипов  алтын  медаль алды.     Мамадыш муниципаль  районыннан   Миләүшә  Юнысова көмеш  медаль  белән бүләкләнде.     Буа   муниципаль   районыннан  Алексей Кубайкин   бронза   медаль алды.

 «Яңа  эш башлаучы  иң яхшы  фермер»   номинациясендә Питрәч  муниципаль  районыннан  Кәримә  Гимадиева  көмеш  медаль  белән бүләкләнде. 

 «Иң яхшы  авыл хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы»   номинациясендә  Саба   муниципаль районыннан «Умырзая» эшкәртү-сату авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы  икенче  урынны  алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International