Мамадыш муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итү.

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Мамадыш муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында М.М.Ибәтов тарафыннан гражданнардан җир законнарына, репрессияләнгән гражданнарны социаль яклау, кадастр исәбенә куелу, архив документларын алу һәм башкаларга караган мөрәҗәгатьләр каралды.

Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде, законнар аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International