Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында конкуренциягә сәләтле нәсел базасын булдыру буенча киңәшмә узды.

2019 елның 19 июле, җомга

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының беренче   урынбасары    Николай Титов Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгының  Терлекчелек  һәм  нәсел  эше  департаменты  директоры    Харон Әмерханов җитәкчелегендә   видеоконференция режимында  узган   киңәшмәдә  катнашты,  ул     Союздаш  дәүләтнең   “Союздаш  дәүләтнең нәселле  терлекчелек субъектлары  системасында   генетик  ресурсларның конкуренциягә  сәләтле  “БелРосживплем”   базасын  булдыру” фәнни-техник программасын  эшләү  мәсьәләләренә   багышланган  иде.   Чарада  шулай  ук  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ башлыгы      Ришат Зарипов  һәм  башка кызыксынучы  затлар  катнашты.  

Киңәшмә  кысаларында  илнең  азык-төлек  иминлегенең  мөһимлеге һәм  Россиянең  башка  илләрдән  нәселле  терлек  кайтаруга  бәйлелеген киметх  зарурлыгы билгеләнеп  үтте.  «Союздаш  дәүләт  нигезендә нәсел  базасын  булдыру   дөньякүләм базарда  югары  сыйфатлы  генетик  нәсел  материалы  буенча  конкуренциягә  сәләтле  булуны  арттырачак», - дип  билгеләп  үтте  Харон Әмерханов һәм  субъектларга    Программада  катнашу  өчен   төбәкләрдә   төп  хуҗалыкларның  исемлеген  булдырырга  кушты.  

Искәртеп  узабыз,  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры     Дмитрий Патрушев, Беларусь  һәм Россия  Союзы  Парламенты   Собраниесенең  56 нчы  сессиясендә  чыгыш  ясаганда,   АПКны  үстерүнең  өстенлекле  юнәлешләре  буенча  Беларусь  ягы  белән  уртак  эшләү  турында  хәбәр  иткән  иде.    Аерым алганда,    Министр Союздаш  дәүләтнең  нәселле   терлекчелек  өлкәсендә  дәүләт  программасын  эшләве  турында  игълан иткән  иде,  аны  гамәлгә  ашыру  ике  илгә  дә  үзебезнең  репродукциянең  нәсел  материалына  эчке  ихтыяҗларны  канәгатьләндерергә  ярдәм  итәчәк  һәм  бу  позицияләр  буенча  өченче  илләргә  экспортны  арттырырга  мөмкинлек  бирәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International