ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2017 ел
җомга

Башка елларда июнь башларында су коену сезонына рәсми рәвештә рөхсәт бирелә иде. Быел аны ачу сузылырга ошаган. Башка еллардан аермалы буларак, май ае салкын килде.

Часовня аруландыру тантанасы оештырылды.

 Авыллардагы каты көнкүреш калдыкларын Казан предприятиесе җыячак, дип сөйләделәр. Алар кайчан эшли башлый соң? Берничә ел элек ЖКУда калдыкларны аера башлаганнар иде.

Хөрмәтле мелиораторларыбыз, ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Мелиораторларыбыз авыл хуҗалыгы өчен уңайлы шартлар булдыру белән уңышлы шөгыльләнәләр.

Ниһаять, авыл үзешчәннәренең иҗади конкурсына йомгак ясалды. Ярты ел дәвам иткән бәйгеләрдә 26 авыл җирлеге үзешчән сәнгать осталары Мамадыш тамашачысы, мәртәбәле жюри каршында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

Үзебездә “Халык почтасы“ эшләгәч, тартмалары Мамадышта гына түгел, авылларда да урнаштырылгач, республиканың “Халык контроле“ мәгълүмат системасына бездән бик күп хатлар язылмый. Шулай да, сирәк кенә булгалыйлар алар. Быел алкогольле эчемлекләр белән сату итүгә кагылышлылары икәү булган.

Халыкара балаларны яклау көнен Түбән Сон авылында һәр елны үзенчәлекле итеп үткәрәләр. 

Бу көннәрдә көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә һәм Түбән Ушмадагы “Дуслык“ спорт комплексында 17 гүзәл зат күнегүләр үткәрәләр. Татарстаннан, Чувашия һәм Мордовиядән килгән, Россия чемпионатына әзерләнүче туташлар үзләренә шундый мөмкинлек, әзерләнү өчен шартлар тудырганы өчен эшмәкәр Рифат Мотыйгуллинга рәхмәтле.

2017 ел 1 июнь, Албай авылында  мәдәният хезмәткәрләре  әзерләгән  балаларны яклау көне унаеннан   «Бәхетле балачак» дип  исемләнгән жырлы-биюле  чара уткәрелде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International