Мамадыштагы беренче ярминкә бик колачлы булачак

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бу атнаның шимбәсендә–24нче сентябрь көнне үткәреләчәк яңа сезонны ачу ярминкәсенә, инде хәбәр иткәнебезчә, Шәдче генә түгел, бөтен зоналар да киләчәк.

Фермерлар, хуҗалыклар, мәктәпләр күпләп ит, ашлык, яшелчәләр алып киләчәкләр. Печән, салам, фураж кебек терлек азыклары да тәкъдим ителәчәк. Аларның барысына да кибетләрдәгегә һәм базардагына караганда арзанрак бәяләр куела. Үзешчәннәр тарафыннан бай концерт программасы да әзерләнә. Ярминкә иртәнге 7дә башлана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International