Борын өшү дә куркытмады.

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

“Россия чаңгы юллары-2017“ кысаларындагы чаралар районыбызда өч көн дәвам итте. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, төбәгебезнең 5500дән ар тык кешесе чаңгы юлларына баскан. Кызганычка каршы, аларның зур күпчелеген мәгариф системасы белән бәйле булганнар тәшкил итүен танырга кирәк. Шәһәрдә дә спорт бәйрәме ике көн барды. Шимбә көнне спортның бу төрен сөючеләрне Җиңү паркы белән “Олимп“ спорт комплексы янындагы чаңгы юллары кабул итсә, якшәмбедә шәһәр стадион-ипподромы бәйрәм үзәгенә әверелде. Кызганычка каршы, бу көнне салкын һава һәм җил ярышларга кайбер төзәтмәләрне кертте: дистанцияләр кыскартылды. Шулай булуга карамастан, чаңгы юлларына басарга теләүчеләр әллә ни күп булмады. Чараны ачу тантанасында чыгыш ясаган муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов та “Россия чаңгы юллары-2017“ спорт бәйрәмендә катнашучыларның күбрәк булуына өмет иткәнлеген белдерде. Стадион-ипподромга җыелган өлкәннәрнең яртысы җанатар ролен башкарды, дисәк тә дөреслеккә туры килер. Ә менә кайбер кыюларны финишка ап-ак, өшегән борын белән килү дә куркытмады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе үзе ир-егетләр арасында өченче булып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International