Котырган җәнлек эттән курыкмый.

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

Төлке бакча аша ишегалдына кереп, бәйдә торган этне тешли, күпмедер вакыт ишегалдында йөгереп йөри һәм янәдән бакча аша күрше, аннары башка урамнарга күчә. Аларда да ул, этләр белән конфликтка кереп, аларны тешли. Димәк, аны котырган, дияргә җирлек бар.

Бу вакыйга моннан бер атна чамасы элек була. Ул Агрохимиклар урамыннан башланып, соңрак Әмирхан, Татарстан урамнарына күчә. Район үзәк хастаханәсендә эшләүче, югарыда телгә алынган йорт хуҗабикәсе сүзләренә караганда, иртәнге алтыдан алып өйләгә чаклы аның күңелен шом биләп тора. Медицина хезмәткәре буларак, ханым бу очракта дөрес карарга килә: шунда ук килеп туган хәл турында ветеринария берләшмәсенә, санитария -эпидемиология станциясенә хәбәр итә. Аннары зарарсызландыра торган эретмә белән өстәмә дезинфекция үткәрә. Төлкене, этләрне тотканчы һәм агулап үтергәнче, балалар өйдән чыкмыйлар. Мәгълүм булганча, әлеге микрорайон Мамадыш башланган урын: ул тирәдән дачалар, Нократ яр буе ерак түгел. Шуңа күрә төлкеләрнең пәйда булуы–гадәти күренеш. Иң куркынычы – кыргый хайваннарның үз-үзләрен агрессив тотуларында. Ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Наил Шәрифуллин сүзләренә караганда, хезмәткәрләр кичекмәстән участок уполномоченные һәм аучылык җәмгыяте вәкиле белән берлектә эшкә дә керешәләр. Төлке һәм ул тешләгән дүрт эт агулап үтереләләр. Хуҗалыктагы эт яшәгән ишегалды, аның тирәюне дезинфекцияләнә. Чара белгечләрнең төлкенең башка хайваннар белән контактта булганмы юкмы икәнлеген тәфсилләп тикшергәнче төгәлләнми. Агулап үтерелгән җәнлектән алынган мазок республика лабораториясенә җибәрелә, котырганлык чирен раслаучы нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Безнең белгечләрнең йорт хайваннары арасында котыру авыруын кисәтү буенча киңәшләре һәркемгә билгеле. Этләрне бәйдә тотарга, ел саен аларга һәм мәчеләргә прививка ясатырга, аларның үз-үзләрен тотышына игътибар итәргә кирәк. Котырган хайван теләү очрагы булуга, шунда ук ветеринария берләшмәсенә 3-25-92 телефоны аша чылтыратырга киңәш итәбез, – ди район ветеринария беләшмәсе начальнигы урынбасары Наил Шәрифуллин. Әгәр көтелмәгән хәл килеп туа икән, котыру авыруы булырга мөмкин булган җәнлек тешләгән очрак- та нинди беренчел ярдәм күрсәтергә икәнлеген белү дә комачау итмәс. Яраны, сыдырылган һәм җәнлекнең селәгәе эләккән урынны агып торган су астында сабынлап яисә башка юу чарасы белән яхшылап юарга кирәк. Яраның кырыйларын 70 процентлы спирт яисә йода төнәтмәсе белән эшкәртергә, зарарсызландырылган бинт белән бәйләргә. Шуннан соң, вакытны сузмыйча, район үзәк хастаханәсенең хирургия кабинетына хәбәр итәргә киңәш итәбез. Алга таба дәвалауны табиб билгелиячәк, – ди район үзәк хастаханәсе поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Илзирә Мөхетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International