Дуслык милләтләргә бүленми.

2017 елның 10 марты, җомга

Районыбыздан Татарстан халыкларының 22нче апрельдә узачак съездына делегатларның берсе– Людмила Герасимова. Түбән Һәм Яңа Оча, Пойкино авылларында яшәүче удмуртларның милли йолаларын саклап калу һәм яңарту турында ул нәрсәләр уйлый, нинди чаралар оештыра? Әлеге сорауларга ачыклык кертү максатыннан, без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Людмила Николаевна, туган авылыгызда озак еллар инде “Италмас“ фольклор ансамбле эшли. Аның белән күп җирләрдә булып, төрле бәйрәмнәрдә катнашканыгыздыр инде? “Италмас“ ансамбле 1989нчы елда оештырылган иде. Соңгы елларда аның белән мин җитәкчелек итәм. Удмуртиядә, Киров өлкәсендә, Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә узган күп кенә бәйрәмнәребездә, фестивальләрдә катнаштык. Мамадышта Гаилә көнендә район мәдәният йорты каршындагы сәхнәдә ансамблебез белән удмурт туе күренешен әзерләп күрсәткәнебез булды. Удмурт туе күп төрле милли бизәкләргә бай. Милли киемле яшьләр һәм өлкәннәр кулларына сандык күтәреп, җырлап керәләр. Кияү акча биреп кызны сатып ала. Аннан милли җырлы уеннар башлана. Ансамбльгә киемнәрне 1995-96нчы елларда тектергән идек. Искерделәр инде. Казанның Халыклар Дуслыгы йортыннан Андрей Семенович Герасимов: “Район ярты чыгымнарны күтәрсә, быел яңа киемнәр тектерергә мөмкинлек бар“,–диде. Март аенда Пойкинога килергә вәгъдә итте. Түбән Һәм Яңа Очада яшәүче милләттәшләребезне дә чакырып, гел удмурт җырларыннан гына торган “Агыл, яраткан җырым“ фестивале үткәрергә җыенабыз. Милли йолаларыгызны, г о р е ф -г а д ә тл ә р е г е з н е яңарту буенча планнарыгыз шактыйдыр. Ул серләрегез белән дә уртаклашып китсәгез иде. Быел авылда сабантуй бәйрәмен чын удмуртча итеп үткәрергә исәплибез. Гырон быдтон дип атала ул. Сабантуйдан соң икенче атнада узачак. Иртән өйдә милли азыклар әзерләнә. Мәйданда ботка пешерелә. Аңа да төрле төбәкләрдәге милләттәшләребезне чакырырга җыенабыз. Июнь аенда Чемык-Троица бәйрәмебез. Аны да игътибарсыз калдырмаска телибез. Көз көне–басуда урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, Уңыш бәйрәме үткәрергә мөмкин. Сәхнәгә арыш көлтәләре, крестьяннарның эш кораллары куела. Егетләр һәм кызлар җырлы уеннар башкаралар. Хәзер үзебезнең милли йолаларыбызны яңарту өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Күбесен әби-бабайларыбыздан өйрәнәбез. Интернетта да мәгълүмат җитәрлек. Татарстанда удмуртлар төрле районнарга сибелгән. Кукмарада да, Алабугада да бар алар. Катнаш никахта яшәүче милләттәшләрегез күпме? Шактый алар. Безнең үзебезнең Пойкинода да руслар, татарлар белән гаилә коручылар бар. Бик матур яшиләр. Ике якның да йолаларын, бәйрәмнәрен беләләр, тыңлаулы, акыллы балалар үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International