Урманлы ил – иң бай ил.

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Узган атнаның җомгасында республика Урман хуҗалыгы министрлыгы, “Кама урман хуҗалыгы“ ДБУ базасында, Белоруссиянең “Амкодор“ предприятисе чыгара торган техникаларны тәкъдим итүгә багышланган семинар үткәрде. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган җитәкчеләр “Кама урман хуҗалыгы“ эшчәнлеге белән дә таныштылар һәм югары бәя бирделәр. Форсаттан файдаланып, РАМИЛ МӘХМҮТОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Рамил Мөхәммәтович, ту- ган ягыгызга әйләнеп кайту теләге ничек уянды? Туган якка кайту – бәхет, шатлыклы ул. Әнием Тәскирә монда яши, аңа 80 яшь инде, булышырга кирәк. Соңгы елларда “Кама урман хуҗалыгы“ның язмышы гел борчый иде. Банкротлыкка да чыгардылар, филиал да булып торды. Көчем булганда туган якка файда китереп булмасымы, дип кайттым. Урынбасарым итеп, күптәнге танышым Фәрит Мөгъминовны чакырдым һәм бергәләп эшләп киттек. Эшләрне нәрсәләрдән башладыгыз? Беренче эш итеп слесарьлык цехын торгыздык. Төрле җирләрдән запас частьларны күп ташыдык. Егетләр гидроагрегатларның май шлангларын хәзер үзебездә ясый башладылар. Күп төрле детальләрне кырып бирәләр. Контора бинасының эченә-тышына евроремонт ясадык. Хезмәт хаклары буенча өч айлык бурыч бар иде. 31нче декабрьгә биреп бетерергә бурыч итеп куйдык. Быелга чыккач, аванс та бирә башладык. Хәзер хезмәт хакы вакытында банк кар- точкаларына күчереп барыла. Рамлы пычкыны эшләтеп җибәрдек. Машина-тракторлар гаражына ремонт башланды. Урманда агач дәүләт заказы буенча киселә. Быел без 52 мең куб метр агач кисәргә, шуның 45 мең куб метрын Алабугадагы “Kastamonu“ предприятиесенә җибәрергә тиеш. Ике айда 12 мең кубометр илттек инде. Үзебезнең биш машина йөри, аларның машиналары да килә. Агач кисү өч сменада оештырылган. Урман кисүдән кергән акчаның илле процентын хезмәт хакы түләүгә тотабыз. Җәмгыять буенча уртача айлык хезмәт хакы хәзер 34 мең сум. Урман кисү- челәр – 45, агач ташучылар 42-43 мең сум алалар. Ул вакытында биреп барылгач, кешенең эшкә мөнәсәбәте гел икенче хәзер. Олырак әйберләр алырга теләкләре булганнарга да акча биреп торабыз. Шушы араларда гына бер эшчебезгә җиңел машина сатып алырга булыштык. Яшьләргә өй җиткерергә булышачакбыз. Быел өч егеткә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иттем. Кадр- ларыбыз җитәрлек. Хәзер бездә төп-төгәл йөз кеше эшли. Яшьләр дә күп, яңа төр техникаларга кызыксынып киләләр. Һәр сезонда махсус эш киемнәре бирәбез. Унҗиде кешене үзебезнең хисапка хорвесторчы, форватерчы һөнәрләренә укытып кайтардык. Хәзер мөмкин. Андый вагончы- клар республикада бүтән урман хуҗалыкларында юк әле. Урман эшендәгеләр бушка ашатыла. Башкаларга да әбәт символик төстә генә – 80 сум итеп бил- геләнде. Ашауны үзебезнең ашханәдә әзерлибез. Итне, бәрәңгене әллә кайдан эзләп йөрмибез. Үзебезнең эшчеләрдән, Кама урманчылыгы һәм Җәнлек совхозы бистәләрендә яшәүче халыктан сатып алабыз. Алдыгызга нинди планнар куйдыгыз? Беренче бурыч–хезмәт хакын даими күтәреп барырга. Акчаның девальваци- ясе дәвам итә, кибетләрдә товарлар кыйммәтләнеп тора. Бер адым алданрак барсак, дөрес булыр кебек. Авансны да кеше акчасы- на кирәкле әйберсен алып калсын өчен бирәбез. Икенче бурыч–җитештерүнең культурасын күтәрү. Эшчеләр тәртипле, эш урынна- ры чиста булырга тиеш. Тех- ника ватылса, бергәләшеп, төнгә калып та ремонтлыйлар. Чыгымнарны киметү өстендә даими эшлибез. Пычкыларның чылбырлары хәзер мең ярым тора. Без чылбырны рулоны белән сатып алабыз да, үзебез кирәкле үлчәмдә кисеп, ясап куябыз. Болай 200-300 сумга гына төшә. Безнең тагын бер төп бурычыбыз – урман утырту, сирәкләү, санитар кисү. Питомникларда да тәртип урнаштырырга, орлык киптерү җайланмасына реконструкция ясарга уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International