Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы хуҗалыкларының ремонтлау цехларында һәм остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау төгәлләнеп килә.
Бүгенге көнгә районда тракторларның техник әзерлеге 93% тәшкил итә, чәчкечләрнеке – 92%, культиваторларныкы – 98%. “Продпрограмма” АПК» ҖЧҖендә, «Берсут» агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Агрохим» ҖЧҖендә, “Тәкәнеш” агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Усалиагрохимсервис» ААҖендә, «87 нче Мамадыш һөнәри көллияте» урта һөнәри белем бирү ДАМУендә (ГАОУ) техника язгы кыр эшләренә чыгарга әзер.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы чәчү өчен минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Бүгенгә районда 3,2 мең тоннадан артык ашлама тупланган.