НАРКОТИКЛАРСЫЗ ЯШИК.

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстанда «Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!» акциясенең беренче этабы башланды. Аның төп максаты – җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәшкә тарту. Моннан тыш, әлеге чара ярдәмендә оператив-мөһим мәгълүмат туплана, шулай ук наркобәйлелектән дәвалануда ярдәм итү каралган. Һәр ел уздырылучы чара яхшы гына нәтиҗәләр бирә. Былтыр Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефонына» 336 мөрәҗәгать кергән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 45 җинаять һәм 97 административ хокук бозулар ачыкланган. Наркотикларның законсыз әйләнешенә кар- шы көрәш буенча Татарстан идарәсе наркотик чаралар тарату буенча мәгълүматларны (843) 291-20-02 (тәүлек дәвамында) ышаныч телефонына җиткерергә чакыра. Республика наркология диспансерының ышаныч те- лефоны: (843) 272-33-13 (9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр). Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча мәгълүматларны Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлекләренә дә хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International