Хәмер коллыгы җинаятькә китерә.

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Моннан унбиш еллар элек бер авылда оныгы тарафыннан үтерелгән әби турындагы хәбәр күпләрне тетрәндергән иде. Ул, әлеге хилафи гамәле өчен, 7,5 ел гомерен чәнечкеле тимер чыбыклы территориядә уздыра. Аңа төрмәдә утырган вакытта кылган гөнаһы өчен тәүбәгә килергә аз вакыт түгел бу, югыйсә. Әмма...

Эчкече бүген, нинди заттан булуына карамастан, зур проблемага әверелде. Бигрәк тә исерек хатыннар борчуга сала. Алар бар кайгысы белән ялгыз калсалар, тормыштан ваз кичәргә мөмкиннәр. Статистик мәгълүматларга караганда, алкоголик хатыннар ирләргә караганда ике мәртәбә тизрәк хәмер колларына әвереләләр. Ә бит алар, ирләр белән чагыштырганда, ярдәмгә ныграк мохтаҗ. Иң аянычы – аракы белән дуслашучыларның саны авыл җирендә дә аз түгел. Эшсезлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч булмау–алкоголизмның чыганаклары. Иң кызганычы шунда: кеше үзенең эчкечегә әйләнгәнен сизми, мин хәмер коткысына бирелмәячәкмен, дип уйлый. Сабираның да үскәндә шундый баткаклыкка чумармын, дигән уй башына да кереп карамагандыр. Аның балачагы яшьтәшләренекеннән бер ягы белән дә аерылмады. Урамда бергә уйнадылар, мәктәпкә дә берничә кыз йөрделәр алар. Кайчагында аның үз эченә бикләнүе туганнарын борчый иде. Ә инде югары сыйныфларда укыганда, ул үзен тәртәдән аерылган ат кебек хис итте: тәүге мәртәбә хәмер йоту, гаиләдәгеләр белән аралар суыну... Моннан тугыз ел чамасы элек иреккә чыккач, Сабираның туганнарының, ул кылган гөнаһларыннан нәтиҗә ясар, тугры юлга басар, гаилә корыр, балалар үстерер, дигән өметләре акланмый. Туган авылына кайтканнан соң аның әнисе, авылдашлары “күзәтүе“ астында яшисе килмәгәндер, күрәсең. Шәһәргә килеп, бер ир белән таныша. Аның белән яши башлыйлар. Башта барысы да яхшы була. Хатын эшкә урнаша. Әмма ул тора-бара үзенең хәмер корбанына әверелә барганын сизмичә дә кала. Яшәү рәвеше белән ул хокук саклау органнарын да үзенә җәлеп итә. Дөрес, ул берничә мәртәбә спиртлы эчемлекләрдән котылырга омтылыш ясап карый. Узган елның җәенә чаклы бер ел чамасы авызына бер йотым да спиртлы эчемлек капмый. Ләкин “тезгене бушап“, яңадан шешә белән “дуслаша“. Икенче мәртәбә җинаять кылыр алдыннан ханым фатирына ләх исереп кайта. Бер атна буе туган авылында эчеп ята ул. Нинди түбәнчелеккә төшкәнен аңлаптыр, җиде ел бергә яшәгән иренә үзен алкогольгә булган бәй- лелектән коткаруын үтенә. Соңгысы ярдәм итәргә вәгъдә бирә, әмма араларын өзәчәген белдерә. ...Былтырның июль урталарында ялгыз гына яшәүче бер ирнең төнлә белән тәрәзәсен шакыйлар. Соңгысы уянып, тәрәзәгә килсә, урамда бер хатын-кыз басып тора. Йөзкыяфәтеннән күренгәнчә, ханым исерек була. Йорт хуҗасы үзе дә аракы эчәргә кыстасалар, каршы килә торганнардан түгел. Килгән “кунак“ны, җитмәсә “дама“ны урамда тотып булмый бит инде: эчәргә дә иптәш була. Бер литр чамасы аракыны күпме вакыт эчендә эчкәннәрдер, анысын шайтан гына белә. Иртәнге сигезләрдә ханым, башы чатнап авыртудан, йотлыгып су эчәсе килүдән уянып китә дә, шешә төбендә калган аракы белән башын төзәтә. Аракы эчәсе килү көне буе бимазалый аны. ...72 яшьлек Рәсимә апа өй эчендә үз эшләре белән мәш килә. Өйлә дә якынлаша. Бакчада печән чабучы якын туганына чәй кайнатырга, ашарга пешерергә кирәк. Ишегалдына күз салса, анда инде шактый кызган Сабира басып тора. Ишегалдына чыккач, ханымның ни өчен килгәнлеген белгән йорт хуҗабикәсе көтелмәгән кунакның тиз генә чыгып китүен, китмәсә, күрше-күләнне ярдәмгә чакырачагын әйтә. Әмма аның сүзләре исерек хатынның ачуын гына кабартадыр, күрәсең. Бакчага юл тоткан хуҗабикә артыннан ияреп барганда, керү ишеге янында сөялеп торган китмәнгә күзе төшә. Бу мизгелдә аның аңы томаланадыр: ул бөтен булган ачуын бакча коралы ярдәмендә карчыктан ала. Ундүрт мәртәбә башына, күкрәкләренә, очлыкларга суга. Ә инде корбаны хәрәкәтләнмәгәнен күргәч, өйгә кереп, шкафтагы пластик савытка җыелган 2, 5 һәм 10 сумлык акчаларны ала да, чыгып китә. 1186 сумга “байый“ ул. Берәү булса, мондый вәхшиләрчә җынаятьтән соң, качу ягын карар иде. Әмма кесәсен “саллы“ гына калынайткан Сабира бер авылдашына кереп, аракы эчүен дәвам итә. Аны шул ук көнне кулга алалар. Җинаятьче шунда ук гаебен таный. Әлеге хилафи гамәле өчен ул 12 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Шунысы шик тудыра: җәза срогы тулгач, аны көтеп торучы булырмы? Сабира безнең җәмгыять өчен югалган, кирәкмәс затмы? Сорау ачык кала. Бөкрене кабер генә турайта, дип юкка гына әйтмиләрдер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International