ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР.

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

 

ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ЗАРУР Белгәнебезчә, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучы РФ гражданнары, алдагы елда дәүләт гарантияләгән соцпакетны нинди формада алачаклары турында сайлауларын җирле Пенсия Фонды идарәсенә 1нче октябрьгә кадәр хәбәр итәргә тиешләр. Агымдагы елның 24нче гыйнварыннан әлеге гаризаларны гражданинның шәхси кабинеты аша кереп электрон форматта гына да җибәрү мөмкинлеге туды. Хокук ияләренең карары буенча, соцпакет акчалата эквивалентка индексацияләнә һәм пенсиянең база суммасына кертелә. 2017нче елның 1нче февраленнән аның күләме 1048 сум 97 тиен тәшкил итә: табиб билгеләгән дару препаратлары - 807 сум 94 тиен; медицина күрсәтүләре булганда санаторийда дәвалану – 124 сум 99 тиен; транспортта йөрү өчен – 116 сум 04 тиен. Безнең районда 2018нче елда дару белән тәэмин ителешне 2017нче елда кире кагучылар саны– 69,1 процент, ә алдагы елда бу сан 71,7 процент булган. (саннар 1нче апрельгә). “Тере акча күпләрне кызыктыра әлбәттә. Тик авыруларга, бу карарны кабул итәр алдыннан гына да түгел, ә бүген үк дәвалаучы табиблары белән җитди сөйлә- шергә кирәк. 2018нче елның беренче яртыеллыгына даруларга гариза инде быелның беренче яртыеллыгында җибәрелә бит. Без моны гадәттә апрель - май айларында эшлибез. Авыру көчәеп киткән очракта, кыйммәтле дарулар алырга кемнәрнеңдер көчләре җитмәскә мөмкин. Дәүләт ярдәмен бер кире каккач, тагын кемнән ярдәм өмет итәргә кала соң? Авырулар барысын да төптән уйлап карар кылсыннар иде“, –ди район үзәк хастанәсенең поликлиника өлеше мөдире Рамил Галиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International