Авылга кайтырга курыкмагыз!

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Тормыш иптәшем Камил белән өйләнешеп, 1988нче елда Свердловск өлкәсенә чыгып киткән идек. Тормыш сукмаклары яңадан туган авылыбызга алып кайтты.

                Әниебезнең бөтен курыкканы: “Сигез баламның берсе – син генә еракта яшисең!“ – иде. Әтиебез вафат булгач, ул: “Авыл- га син кайтырсың инде, кызым!“ – диде. Җитди сәбәбе бар: беренче төркем инвалид сеңлебезне карарга кирәк, әнинең аны хәстәрләргә көче калмаган. Бөтен корган тормышыбызны, бала-оныкларыбызны шунда калдырып, туган авылга кайттык. Әни бик сөенде, ике атна да үтмәде, ахирәт дөньясына китеп барды. Аның 51енә олы малаебызны Мәскәүгә барган җирендә машина бәреп китте, ике баласы ятим калды. Җәйге каникулга оныкларны авылга алып кайтып, юанабыз. Шулай итеп, гаиләбезгә кайгы артыннан кайгы килде, бик авыр булды. Тик, үлгән артыннан үлеп булмый, исәннәргә яшәргә кирәк. Авырлыкларны авылдашлар ярдәмендә җиңеп чыктык. Күршебез Рәсимә Газизова әниебез урынына безгә булыша: кая китсәк тә, инвалид сеңлебезне, өебезне бар- лап тора. Назыйф, Кадрия, Әлфия Фатыйховалар, авыл Советы бухгалтеры Мөнирә Исрафилова, почта начальнигы Ләйсән Мөхәммәтҗановаларга, безгә ярдәм кулы сузган барлык авылдашларга мең-мең рәхмәтләр яусын. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Нурия Хуҗиәхмәтова, Гөлназ Галимова, Фарил Дөлмиевлар турында аерым сүз. Алар миңа күңел төшенкелегенә бирелергә, кайгырып утырырга вакыт бирмәделәр. Көн дә кич клубка кич утырырга җыелабыз, кул эшләре тотабыз. Ышанасызмы: алар ярдәмендә 50 яшемдә беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Спектакль куйдык. Бәйрәмнәр, дискотекалар уздырылып тора. Клубта бильярд булгач, үзенә күрә бер күңеллелек артты. Ирләребез дә безнең белән мәдәният йортына килә. Алар белән домино, шахмат, шашка ярышлары үткәрелә. Фарил Дөлмиев оештырган “Курай“ түгәрәгенә йөри башладык әле. Башта бер дә булмас кебек иде. Фарил Равилевич канатландырып, өйрәтеп торды. Нәтиҗәле уйнарга да өйрәнеп киләбез. Авылда эш күп булса да, ял итәргә дә вакыт җитәрлек. Бакырчы тавына чана, чаңгы шуарга мендек. Бергәләп шашлыклар, мич бәрәңгеләре ашау шундый күңелле булды. Ничә яшьтә булсаң да, һөнәреңне, яшәү рәвешеңне алыштырырга була икән. Тормыш сынаулары адәм баласын чы- ныктыра, яхшылык гомер буена истә кала. Авылга кайтырга курыкмагыз! Авыл – илнең нигезе. Авыл халкы – бер бөтен гаилә. Безгә булышкан кешеләрнең барысына да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Бер-беребезгә шулай игелекләр генә кылып яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International