Урмананың яшәү рәвеше.

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Сапуриннар нәселе нык бәдәнле ир асыллары белән билгеле. Шуларның берсе – Сергей Ильич. Аның рәвеше дә чын ирләрчә. Алтынчы дистәсен түгәрәкләсә дә, заттан, нәселдән килгән ниндидер бер ышанычлылык, тотрыклылык, рухи көч бар аңарда.

Үз һөнәрләренә тугры ка- лып, гомер буе аңарга “хыянәт итмичә“ яшәү бүген бер дә җиңел түгел. Алар буыны нинди генә авырлыклар күрмәделәр. Узган гасырның туксанынчы елларында, законнар аяк астында тапталган чорда да, республикабызда урманнарны саклап калу өчен күпме тырышлык куелгандыр? Акчасызлык, башбаштаклык аркасында күпме урманчы эшеннән китте. Әмма Сергей Ильич кебек, урманга ихлас күңелдән гашыйк булганнар, авырлыкларның вакытлыча гына икәнен белеп, яраткан эшләрендә калдылар. Хезмәт биографиясенә күз салсаң, аның бер мәртәбә дә урманнан читләшеп, башка урында эшләгәнен күрмәссең. Владимир авылында туган егет, мәктәпне тәмамлагач, Лубян урман техникумына укырга керә. Әмма аңа, армиягә алыну сәбәпле, укуын өзеп торырга туры килә. Армиядән кайткач белем алуын дәвам итә ул. Кулына белгечлек дипломы алган Сергей 1980нчы елда өч ай Марий Элда эшләп ала. Ә инде шул елның июленнән алып аның тормышы бары тик Кама урман хуҗалыгы белән генә бәйләнгән. Хезмәт кенәгәсендә шул еллардан бирле бары тик дүрт кенә язу: ике ел Усали урманчылыгында техник-урманчы, 1982нче елдан алып 2003нче елгача әлеге урманчылык лесничие ярдмәчесе, алты ел әлеге оешманы җитәкли, моннан сигез ел элек “Кама урманчылыгы“ дәүләт бюджет учреждениесенең җитәкче-лесничие вазыйфаларын башкара башлый. Техникум белеме генә канәгатьләндерми аны, Мари политехника институтының урман хуҗалыгы факультетын тәмамлый. Кырык елга якын эшләү дәверендә күпме агач утыртылгандыр, кәлшәләр үстерелгәндер, ничә гектар мәйданда санитар чистартулар уздырылгандыр, агачлар киселгәндер – боларны беркем дә тәгаен генә әйтә алмый. Әлеге һөнәр ияләре өчен ял көне дә, бәйрәмнәр дә сирәк була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International