Беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды.

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

         24 апрель көнне Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә Ильнар һәм Гөлназ Ивановлар беренче балалары туу очрагын теркәү булып узды. Кызларын алар Лиана дип атадылар, латин теленнән тәрҗемә иткәндә Лиана “зәвыклы” дигәнне аңлата. Мондый исем ияләре иҗади яктан бай хатын-кызлар, көчле ихтыяр көченә ияләр.
         Бәхетле әти-әниләр балалары тууына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановтан исемле котлау открыткасы алдылар. “Сезне чын йөрәктән гаять сөенечле вакыйга – сабыегыз туу уңаеннан котлыйм” –сүзләре белән башланып китә ул.
         ГХАТ булеге җитәкчесе Фәния Ахметшина әти-әнине кызлары туу белән котлады, аларга бәхет, гаилә иминлеге теләде һәм исемле открытка белән истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International