Хезмәтләренә хөрмәт күрсәтелде.

2017 елның 6 мае, шимбә

Редакциядә һәм типографиядә аяусыз сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә татыганнар күп эшләде. Бессониха авылында яшәүче 84 яшьлек Мария КУКСА Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын зур түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп алды. Сугыш елларында ул туган авылындагы колхозда хезмәт куя. Ә район типорграфиясендә баш бухгалтер булып эшли. Яшь чагындагы хезмәт юлындагы эшен һәм элеккеге коллегаларын зур хөрмәт белән искә ала ул. Дания БИКМУЛЛИНА да үзенең хезмәт биографиясенең күп елларын типографиягә багышлый: татар цехында җыючы булып эшли, үз эшенең чын остасына әверелә. Аның куллары ярдәме белән татарча газета чыгарыла. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була, Акчишмә авылында колхозда зурларга ярдәм итә. Безнең ветеран-полиграфчылар, сугыштан соңгы авыр елларда район газетасын чыгаруга күп көч куйган Галина БАЛЯКИНА, Роза ПЕТРОВА, Советлар Союзы Герое Гафият Нигъмәтуллинның кызы Гөлия МӨХӘММӘТҖАНОВАларның тырыш хезмәтләренә бүгенге мультимедиа редакциясе коллективы югары бәя бирә, аларны һәрвакытта да истә тота. Филиал җитәкчесе Светлана Ханова ветераннарга бүләкләр, исемле открыткалар тапшырды. Коллектив исеменнән котлап, ветераннарга карусыз, күп тир түгеп башкарган эшләре һәм күпсанлы хезмәтләре өчен, рәхмәтләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International