БӘЛАДА ЯЛГЫЗ КАЛМАГАН.

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Узган якшәмбедә, көннең икенче яртысында М-7 трассасының 965нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Водитель үз машинасы белән каршылыкка бәрелгән. Вакыйганы җайга салу өчен биш кешене, ике махсус техниканы, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләрен, техникасын җәлеп итәргә туры килгән. Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Россия МЧСның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе юлда йөрү кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәклеген тагын бер кат исегезгә төшерә. Башка кешеләр сәламәтлеге һәм тормышы нәкъ менә Сезгә дә бәйле икәнен беркайчан да онытмагыз! Теләсә-нинди бәла-казага очраганда Сез һәрвакыт “101, 112“ – бердәм экстрен телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм мобиль телефоннардан тәүлек буе бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International