Сабантуйлар Уралда башланды.

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Быел районыбыз өчен сабан бәйрәме иртәрәк башланды. Төбәгебезнең кайсыдыр авылында аны зурлап үткәрделәр, дип уйлый күрмәгез тагын. Сүз мамадышлыларның узган атнада Магнитогорскка барып, биредә яшәүче милләттәшләребез өчен Сабантуйны уздырып кайтулары турында. Уралдагы металлургия башкаласы быел 21нче мәртәбә бу бәйрәмне уздыра.

Безнең район әлеге бәйрәмне илебезнең күп кенә төбәкләрендә үткәрде: Киров өлкәсенең Нократ- Сабантуйлар Уралда башланды шәһәрендә, Мордовиядә, Мәскәү астында... Кая гына барсак та, читтә яшәүче татарлар, башка милләт вәкилләре мамадышлылар уздырган Сабантуйлардан канәгать калдылар. Бездән 750 километр чамасы ераклыкта урнашкан Магнитогорск каласы да безнекеләрнең килүен зур түземсезлек белән көтте. Унике сәгатьтән артык юлда барырга туры килә аларга. Сабантуй уздырыласы мәйдан безнекеләр һәм Башкортостан кунаклары килгәнче буш диярлек тора. Шуңа күрә безгә күп нәрсәләр алып барырга туры килә. Бәйрәм композиция белән башланып китә. Мәйданга Татарстан, Башкортостан, Магнитогорск- ның Халыклар Дуслыгы йорты каршында эшләп килүче төрле милләтләр вәкилләре керә. Бу мизгелләрне биш меңнән артык магнитогорсклы көтте бит. Аны ачып, Магнитогорск шәһәре мэры урынбасары Александр ХОХЛОВ: –Бүген–Сабан бәйрәме. Димәк, безнең җирдә вакытлыча эшләр тәмам- ланган көн, дигән сүз. Алга таба чәчкән игеннәребез бай уңыш бирсеннәр. Бәйрәм белән, дуслар! – дип тәбрикли. Районыбыз башлыгы Анатолий ИВАНОВ та хуҗаларны ихлас күңеленнән котлый, үзенең һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткергәннән соң, мэр урынбасарына алтын төсләр белән бизәлгән Казан күренеше панносын бүләк итә. Рәсми затларның тәбрикләүләре концерт программасы белән алышына. Бу нисбәттән, магнитогорсклылар мамадышлыларның һәр чыгышын зур алкышларга күмәләр. Шунысын алдан әйтеп узыйм, көрәш мәйданында бил алышулар тәмамлангач та, алар килгән артистларны сәхнәдән тиз генә төшермиләр. Татар моңына сусаганнар, димәк. Олы кунаклар өчен Мәйдан буенча экскурсия оештырыла. Татар ишегалдында кунакларны ачык йөз, мөлаем елмаю белән аның хуҗала- ры каршы ала. Биредә татарларның көнкүрешләре белән танышырга, балыктан авыз итәргә мөмкин. Кунакларга балыкчылар шалашы аеруча ошый. Монда барысы да аларның элеккеге тор- мышын хәтерләтә. Моның өчен Айрат ШАКИРОВ зур тырышлык куйган. Аның шалашы яныннан узганда ничек инде сазан һәм чө- гәдән пешерелгән ухадан авыз итмисең! Чери башла- ган көймә дә монда үзенә лаеклы урын тапкан. Лубян- Мәйданда Мамадыш делегациясе җыр суза. Фаил Шәйхетдинов фотолары нан кәрҗиннәр үрү оста- сы Татьяна ИВАНОВАның мастер-классын йөзләрчә кеше карагандыр. Утыз әзер кәрҗин дә алып бара ул. Магнитогорсклылар аларның барысын да сатып алып бетерәләр. Шәһәрдәшебез Гүзәлия ГОБӘЙДУЛЛИНАның чигелгән әйберләре дә соклану хисләре тудыра. Колышчыдан Валентина МАКСИМОВАның күргәзмәсе дә аны караучылардан өзелеп тормый. “ДИЛӘРӘ“ кафесы кызлары пешергән ашамлыклардан телеңне йотарсы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International