Белоруссиядә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды.

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә - татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Танылган татар композиторы, “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссиянеж Дубровно шәһәре янындагы сугышларда һәлак булган.

Бюст Лубровно шәһәренең Фәрит Яруллин исемен йөртүче Балалар сәнгать мәктәбе янына куелган.

Татарстан делегациясен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкләде. Тантаналы чарада «Чишма»Татар-башкорт мирасы халыкара иҗтимагый берләшмә рәисе Э.А.Левшич, Дубровно районы башкарма комитеты рәисе О.М.Лындин, Дубровно шәһәренең Бөек Ваатан сугышы ветераны Е.С.Батура катнашты, диелә хәбәрдә.

Тантана Татарстан һәм Беларуссиянең сәнгать коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Иҗади очрашу кысаларында Дубровно һәм Мамадыш шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International