Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының авыл кешеләре терлекләр көтүе өчен «электрон көтүчеләр»дән файдаланалар. Мәсәлән Усали авылында алты шундый җайланма урнаштырылган, Югары Сөн авылында зур мәйданнарны колачлаганике җайланма бар.
Усали авыл җирлеге хакимиятендә сөйләгәннәрдән аңлашылганча, “электрон көтүче” эре мөгезле терлекләр өчен зыянлы түгел, чөнки импульс көче бик түбән икән. Шартлы рефлекс булдыру өчен сыерга бер мәртәбә шундый тоткарлыкка эләгү дә җитә.