“Зәңгәр беретлылар“ саны ишәйде.

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Исегездәме, һәр елны 2нче августта десантчылар көнен зур калаларда шикләнү белән каршы алалар иде. Бүген кайда нәрсә җимерелер, фонтаннар су коену урынына әверелер инде кебек шикле уйлар кешеләрнең күңелләрен биләп алыр иде. Әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткән бер танышымның: “Чын десантчы һәрвакытта да аек акылда калыр, беренче булып йодрыкларын болгый башламас. Кем күкрәк киереп, “мин десантчы“ дип, бер сәбәпсезгә вата-җимерә, кешегә кул күтәрә, ул я тәэминат частенда, я водитель булып хезмәт иткән, я пешекче булган,“ – дигәне бар иде. Кайда ничектер, Мамадышта соңгы елларда без тормыш мәшәкатьләре белән аларның бәйрәмнәре барлыгын да онытып җибәрәбез. Чөнки халык арасында сөйләрлек, баш белән кирпеч вату, каратэ “кисәге“ күрсәтү кебек күренешләр үткәндә калып бара бугай инде. Районыбыз десантчылары быел да үзләренең көннәрен митингтан башладылар. Моның өчен

Җиңү паркына җыелдылар. Биредә моннан берничә ел элек һава десантчыларына һәйкәл төзелгән иде. Моның өчен алар районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәтле. Рәхмәт йөзеннән десантчылар аңа бүләк әзерләгәннәр иде. Безнең “зәңгәр беретлылар“ балалар арасында патриотик тәрбия бирү юнәлешендә дә җитди эш алып баралар. “Гвардия“ иҗтимагый оешмасы мәктәпләрдә булып очрашулар уздыра. Аның җитәкчесе Фәнил Гыйззәтуллин һәм 2нче санлы лицей директоры Салават Гыймранов инициативасы белән әлеге белем бирү учреждениесендә “Яшь десантчы“ клубы оештырылды. Егерме биш яшүсмер анда бик теләп йөриләр. Быел 40 бала Түбән Кама шәһәренә барып, тәүге мәртәбә парашют белән сикерделәр. Май аенда булачак десантчылар автоматтан аттылар Түгәрәккә йөрим, шул җиткән, дигән принцип ят биредә. Әгәр башыңа десантчының зәңгәр беретын киясең килә икән, җиде кат тиреңне түгәргә кирәк. Дистәдән артык укучыга эләкте шундый бәхет. Митингта аларга тантаналы төстә баш киемнәрен кидерделәр. Бу көнне лицей укучысы Игорь Рой өчен өчләтә бәйрәм булды. Туган көне дә иде, беретлы да булды. Моннан тыш аңарга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең штаттан тыш коткаручысы таныклыгы да тапшырылды. Чарада берничә десантчы да билгеләп үтел- де. Митингта чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәнис Мөхәммәтҗанов зәңгәр беретлылырның Ватан алдында торган бурычларын намуслы үтәгәннән соң тыныч тормышта да югалып калмыйча, үз урыннарын табып, җәмгыятькә файдалы хезмәт итүләрен, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә сизелерлек өлеш кертүләрен ассызыклап үтте. Район хәрби комиссары Андрей Синкевич, һава десанты гаскәрләре ветераны Вахит ага Галиевның теләкләре дә күңелләргә үтеп керерлек булды. Чарада Мәскәүдән дә кунак бар иде. Рафаэль Гайнуллин хәйрия фондын җитәкли. Быелгы чарага буш кул белән килмәгән ул. Митингтан соң бүгенге көндә инвалид булган Эдуард Сәләховның өенә барып, аңарга инвалидлык коляскасы тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International