Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте дәүләт порталы һөнәр сайларга ярдәм итәчәк.

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәшгульлек хезмәте дәүләт порталы яңартылган форматта эшли башлады.

Мәсәлән, булачак абитуриентлар өчен “Һөнәри юнәлеш бирү” блогында "Мәгариф" бүлекчәсе булдырылды. Биредә Татарстан Республикасының урта һөнәри берәмлекләрнең исемлеге төркемләштерелгән.

"Һөнәрләр дөньясы" бүлекчәсе алфавит рубрикаторы аша һөнәрләр эзләү мөмкинлеге бире. "Тестлар үтү" бүлекчәсе ярдәме белән порталга кергән һәр кеше реаль вакыт режимында бушлай тестлар уза ала. Кулланучылар игътибарына, шулай ук, "Психолог киңәшләре", "Һөнәр" һәм "Файдалы мәгълүмат" бүлекчәләре тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International