ҖИРДӘ ЕЛМАЮЛАР КҮБӘЕР.

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Якташыбыз, шагыйрь һәм эзтабар-язучы, шушы араларда гына шәһәр Советы карары белән Мамадышның Мактаулы гражданины исеме бирелгән Шаһинур Мостафин әдәбият сөючеләрне чираттагы китабы белән сөендерде. Ул Татарстан китап нәшриятында, төсле рәсемнәр белән баетылып, 2500 тираж белән басылган һәм “Җирдә елмаюлар күбәйсен!“ дип атала. Исеменнән үк аңлашылганча, җыентык балалар өчен чыгарылган. Анда якташыбызның нәниләргә аталган егермеләп ши- гыре тупланган. Аларда табигать күренешләре дә, зирәк җәнлекләр белән кошлар да, шук малайлар һәм кызлар да тасвирлана. Тагын ярты елдан үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк әдип бүген дә ялкынланып иҗат итә, яңа әсәрләр өстендә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International