Мамадышта – дуслык Ярминкәсе

2017 елның 4 ноябре, шимбә

Сабантуйдан ким булмады бүген шәһәребезнең үзәк мәйданында оештырылган ярминкә, чөнки ул зур бәйрәмгә – Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде.

Иртәнге сәгать  җидедә үзәк мәйдан шау-гөр килә иде инде. Халык шактый җыелган, һәркемнең күңелендә – бәйрәм рухы. Сәхнәдә  “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчелегендә районыбызда тату гомер кичерүче төрле милләт вәкилләре концерты гөрләде.  Төрле халыкларның дәртле көйләре астында  һәр ноктада  сәүдә башланып китте. Анда Шәдче авыл җирлегенә кергән авыл җирлекләре, алардагы бюджет учреждениеләре, шәһәребез предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International