Татарстан юлчылары ел әйләнәсендә тик тормасалар да, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар. Соңгы вакытта берничә спорт төре кергән үзләренең Спартакиадаларын да уздыралар алар. Алдагы шимбәдә Түбән Ушмада- гы “Дуслык“ спорт комплексында “ТАТАВТОДОР“ акционерлык җәмгыятенең ун филиалы һәм инженер-техник хезмәткәрләреннән торган командалар мини-футбол буенча бәйгеләргә җыелдылар. Җәмгыятьнең техник директоры Март аена намаз вакытлары Наил Хәйретдинов сүзләренә караганда, дүртенче мәтрәбә “Дуслык“ка җыелалар икән инде алар. –Уеннарны сездә уздыруның төп сәбәбе – барлык филиаллар өчен дә районыгызның географик яктан уңайлы урнашуы, – диде ул. Командалар дүрт төркемгә бүленеп уйнадылар. Аларның һәрберсеннән җиңүче командалар ярымфиналда очрашты. Мамадыш филилалы футзалчылар үз төркемнәрендә Арча коллегаларын 4:3, түбәнкамалыларны 8:0 белән җиңеп, беренче ярымфинал парында Казанның “Пригородный“ командасына 0:1 исәбе белән бирелделәр. Шулай итеп, аларга өченче-дүртенче урын өчен генә уйнарга туры килде. Монда Апас филилалы футзалчыларын җиңеп, мамадышлылар пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. “Дуслык“та мини-футболдан тыш төрле кызыклы чаралар, лотерея уйнату да оештырылган иде.