Икесе бергә: уңайлылыкка бәяне без куябыз.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Тулысынча төзекләндерелгән офис тантаналы төстә 10нчы июль көнне ачылды. Әлеге чарада Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, “ЕРЦ –Татэнергосбыт“ ҖЧҖ директоры Марат Миннебаев, мәртәбәле кунаклар һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. –Офис территориясе элек тә шәһәрдәге һәм райондагы башка учреждениеләргә үрнәк булып, үзгә бер стиль, ланшафт культурасы белән аерылып тора иде. Хәзер ул тагын да күркәмрәк төсмер алды. “Татэнергосбыт“ компаниясенең офисы ремонтланды, анда реконструкция эшләре башкарылды. Фасады тулысынча алыштырылды, клиентларны кабул итү заллары киңәйтелде, кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителде, килү юллары рәтләнде, клиентларга машиналарын кую урыннары ясалды. Биредә эшләүчеләр өчен дә, хезмәт
күрсәтелүче халык өчен дә барлык шартлар да тудырылды, – диде район башлыгы Анатолий Иванов. Аннары ул төзүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды. –Берләштерелгән структура үзенең төп бурычы итеп (аны клиентлар да бик тиз күреп алачаклар) ресурслар белән тәэмин итүчеләргә акча күчерүнең үтәкүренмәле булуында һәм ресурс белән тәэмин итүче белән идарәче компания арасында аңлашылмаучанлык өчен шартлар тудырмауда чагыла, – ди Марат Миннебаев. – Мамадышлылар өчен үзәк булдыру иң беренче нәүбәттә халык өчен уңайлы шартлар булдыру белән бәйләнгән. Мондый офисларга принципиаль таләпләр – абонентларга хезмәт күрсәтү өчен күп кеше сыярлык, көтеп тору мөмкинлеге булган иркен зал, клиентка терминал аша электрон төрдә түләүне тэмин итү. Халык өчен уңайлы булсын өчен Татарстанда мондый  оешмаларны бер урынга урнаштыру турында карар кабул ителде. Бүгенге көндә җөмһүриятебезнең 16 районында ЕРЦ белән “Татэнергосбыт“ оешмалары “Татэнергосбыт“ АҖ офислары базаларында эшчәнлек алып баралар. Тиздән ЕРЦның рәсми сайты пәйда булачак. Анда халык өчен кирәкле барлык мәгълүматлар да урнаштырылачак. Соңрак түләү, хисап приборлары күрсәткечләрен һәм
коммуналь хезмәтләрдән  файдалануның статистик анализын тапшыру мөмкинлеге белән, “Шәхси кабинет“ булдыру күз уңында тотыла. Моннан тыш, элек гамәлдә булган түләү формаларын бер форматка салу да эшләнгән. Тантаналы ачуда чыгыш ясаган “Нократ“ ТОС рәисе Татьяна Белоусова, хезмәт ветераны Галина Рылова халыкның түләүләрен бер агымга берләштерү һәм аның бүгенге көндә әлеге адымга заманча якын килүнең өстенлеген ассызыклап үттеләр. Алар халыкны алга таба заман белән бер аякта атлап барырга– коммуналь түләүләрне электрон төрдә башкарырга чакырдылар. –Бинаны реконструкцияләргә һәм кирәкле системаларны кертергә без узган ел керешкән идек инде. Бердәй исәп-хисап үзәге хезмәткәрләре эштән җибәрелделәр һәм яңа структурага кабул ителделәр, – диде “Татэнергосбыт“ АҖнең клиентларга хезмәт күрсәтү офисының Мамадыш участогы җитәкчесе Сергей Поляков. Тантананың мәртәбәле кунаклары – Анатолий Иванов һәм Марат Миннебаев ал тасманы кисәләр. Барысы да эчкә узып, яңартылган бинаныңт абонент залы,ике каттагы кабинетлар белән танышалар. Район башлыгының игътибарын “Татэнергосбыт“ АҖ белән “ЕРЦ-Татэнергосбыт“ ҖЧҖнең алга таба эш юнәлешен гәүдәләндергән тема  яктыртылган проектордагы слайдалар җәлеп итте. Белеме буенча икътисадчы булган районыбыз җитәкчесен яңача эшләү механизмы кызыксындырды. Халык өчен яңалыкның төп үзенчәлеге: өлкән яшьтәге кешеләргә түләүләрне күчерүне электрон төрдә башкару өчен авыр булмаган, уңай шартлар тудырыла. Тагын искәртеп узам – биредә һәм хәзер балалардан, оныклардан өйрәнәбез, онлайн-түләүләрне үзләштерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International