Биек тауның башларында.

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

“75 яшь – гомер тавының биек ноктасы. Бу ноктага менү җиңел бирелми. Шуннан соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый. Кайберәүләр бу финаш сызыгын җиңел генә үтеп, яңа үрләр яулыйлар. Ә андыйлар, бүгенге көн күзлегеннән караганда, сирәкләшә баралар. Ул яктан, шөкер, мин үземне бәхетле саныйм, ди Рәим Гобәй”, – кичәне алып баручыларның берсе булган Марат Локмановның бу сүзләре юбилей кичәсенә җыелган кунакларның йөрәкләренә үтеп кереп, якташ язучыбыз белән горурлану хисләре уятмый калмагандыр. Татарстан күләмендә күренекле журналист Люция Фәршатова, җырчы Гөлнәзирә Талипова, язучы Амур Фәлахов“75 яшь – гомер тавының биек ноктасы. Бу ноктага менү җиңел бирелми. Шуннан соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый. Кайберәүләр бу финаш сызыгын җиңел генә үтеп, яңа үрләр яулыйлар. Ә андыйлар, бүгенге көн күзлегеннән караганда, сирәкләшә баралар. Ул яктан, шөкер, мин үземне бәхетле саныйм, ди Рәим Гобәй”, – кичәне алып баручыларның берсе булган Марат Локмановның бу сүзләре юбилей кичәсенә җыелган кунакларның йөрәкләренә үтеп кереп, якташ язучыбыз белән горурлану хисләре уятмый калмагандыр. Татарстан күләмендә күренекле журналист Люция Фәршатова, җырчы Гөлнәзирә Талипова, язучы Амур Фәлаховлова, Гөлнәзирә Талипова, Илгизә Нәзирова, Юлия Аполонова, Владимир Калашников, Василий Евтушенко сәламләделәр. Ә инде элекке хезмәттәшләре – районыбызның татар теле укытучылары исеменнән иң җылы теләкләрен Назилә Фәрхуллина белән Лениза Фазлыева җиткерделәр. Көек-Еракса авыл җирлеге һәм урта гомумбелем бирү мәктәбе җитәкчеләре, туганнары, дуслары да тәбрикләде. Оныгы Лилия Гобәева бабасына теләкләрен җыр аша юллады. Юбилей кичәсендә Рәим Гобәев иҗат иткән җырлар да күп яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International