Йолдызлар иҗади сәяхәткә чыкты.

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Моның шулай икәнлегенә дүшәмбе көнне төрле елларда фестивальдә катнашып, җиңү, призлы урыннар яулаган, Гран-прилар откан дистәгә якын башкаручы катнашында узган концертны караганнан соң ышандым. Алар тарафыннан татар, рус халык, эстрада җырлары яңгырады. Шунысы сөнечле, сәхнәгә чыгучылар арасында әлеге фестивальдә 2000нче еллар башында уңышка ирешкән Айгөл ГӘРӘЕВА белән үсеп килүче, үзенең моңлы, үзгә бер тавышы белән “Созвездие” –“Йолдызлык” бәйгесе жюрие әгъзаларын гына түгел, Беренче каналның “Голос. Дети!” телепроектында да катнашып, Россия эстрадасының данлыклы йолдызларын, телевизор караучыларын үзенә әсир иткән Эмилия ХӘЙРИЕВА да катнашты. –Менә дүртенче ел инде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җөмһүриятебездә кабул ителгән пргограмма буенча төзелгән яңа һәм капиталь ремонт уздырылган мәдәният учакларында “Созвездие”-“Йолдызлык” фестивалендә төрле елларда уңышка ирешеп, бүгенге көндә ГИТИСта, Казан консерваториясендә белем алучы яшь җырчыларның концертлары оештырыла. Төрле районнарда кырыкка якын шундый чараны уздырдык инде. Яңа сезонны сезнең районнан башларга булдык. Моның сәбәбе гади: төбәгегездә районыгыз җитәкчелеге бу фестивальгә, гомумән сәләтле балаларны ачыклауга, аларны үстерүгә иҗади якын килә. Киләсе елның март аенда фестивальнең зона этабын Мамадышта уздырырга уйлыйбыз. Аның, һәрвакыттагыча, мамадышлыларга гына хас булган югары оешканлык белән узасына шигем юк. Яңа сезонда яшь башкаручыларның чыгышларын Балтач, Саба, Теләче, Лаеш районнарындагы берничә мәдәният учагында күрергә мөмкин булачак, – ди “Созвездие” –“Йолдызлык” фестивале башкарма директоры Наталья СМИРНОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International