Яратуыбыз хакында исән чакта әйтик.

2019 елның 15 феврале, җомга

Кунакларны Гашыйклар көненә багышланган валентинкалар өләшүче аниматорлар һәм зәвыклы киенгән ЗАГС хезмәткәрләре каршы алды. Бәйрәмгә шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов, бүлекнең төрле еллардагы җитәкчеләре: Дания Мөхәммәтшина, Әлфия Сингатуллина, Фәния Әхмәтшина чакырылган иде. Социаль әһәмияткә ия объект үз ишекләрен 2009нчы елның 14нче февралендә ача. Шул ук көнне 7 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштыра. Тарихның ничек башланганы, кызыл тасманы район җитәкчелеге һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова кискәне “Мамадыш ТВ“ төшергән архив фильмында чагылды. Гөлшат һәм Рөстәм Имамовлар, Әнисә һәм Рамил Хәсәновларның ал туйларын билгеләп үтүе кунаклар өчен көтелмәгән һәм сокландыргыч вакыйга булды. Аларны моннан 10 ел элек Әлфия Сингатуллина ир белән хатын дип игълан иткән булган. Әлеге гаиләләр үзләренең 2059нчы елда булачак алтын туйларына чакыру алдылар, бәхетле тормышлары серләре белән уртаклаштылар. –Аның сере – сабырлыкта. Кемдер, икең дә булса, тагын да әйбәтрәк, юл куярга, тыңларга, ишетә белергә тиеш, – диләр Гөлшат һәм Рөстәм Имамовлар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина “Сөйгәнемә хат“ конкурсына йомгак ясады. Анда беренче урынга һәм фотосессиягә сертификатка армиядә хезмәт иткәндә булачак иренә язган хаты белән уртаклашкан Лира ханым лаек булды. Икенче урынны алган Гөлия һәм Айрат, бер - берсенә романтик хатларын татар телендә әдәби стильдә язганнар. Алар тиздән бергәләп “Син бит минем бергенәм“ дип исемләнгән спектакльгә барачаклар. Бүләк билет – кулларында. Бронза призерлар – Илназ белән Ландыш, романтик кичке ашка җыена. Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова, белгечләр Гүзәл Ибраһимова һәм Ландыш Хәкимова Мамадыш районы башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. – 1975нче елның март аенда ЗАГСны җитәкли башладым. Район башкарма комитеты рәисе Аркадий Сычев миңа: “Әйдә, пенсиягә чыкканчы, яхшы хезмәт!“ – дип юллама бирде, әйткәннәре рас килде. Биредә 27 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга киттем, – ди Дания Мөхәммәтшина. Район башлыгының истәлекле бүләкләренә лаек булган ГХАТ органнарының өч ветеранын хезмәткә карата зур мәхәббәт кенә бәйләми. Алар өчесе дә – укытучылар, яшьләрнең остазлары. Юбилейга символик торт та пешергәннәр. Төрле еллардагы җитәкчеләр, аны кисеп, кунакларны сыйладылар. –Без үзебез өчен туган йортыбызга диярлек әверелгән бинада күркәм традицияләрнең дәвам итүенә бик куанабыз. Мәхәббәттә Гашыйклар көнендә генә аңлашу җитми. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып, без иң якын кешеләребезгә яхшы сүзләре әйтергә вакыт тапмыйбыз. Әйдәгез, бер - беребезне яратуыбыз турында исән чагында ешрак әйтик, бер - беребезнең кадерен белик, – диде үзенең тәбрикләвендә Фәния Әхмәтшина. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International