Бүген муниципалитет бинасында запастагы гражданнарны исәпкә алу һәм броньга алу эшен башкаручылар җыелды. Аны Мамадыш муниципаль районы башлыгының мобилизация эше буенча ярдәмчесе Хәниф Сабиров үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Валерий Новиков, гражданнарны броньга алу буенча җаваплы оешма, учреждение, предприятие белгечләре, авыл җирлеге секретарьлары катнашында узды.
Очрашу барышында Валерий Новиков 2018 елда Мамадыш муниципаль районы территориясендә урнашкан (теркәлгән) җирле үзидарә органнарында, оешмаларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны броньга алу торышы турында сөйләде. Шулай ук Катмыш һәм Көмешкүл авыл җирлекләре башлыклары да тыңланды.