ИСӘНМЕ, МӘКТӘП!

2019 елның 16 августы, җомга

Район башлыгы Анатолий Иванов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ марафонында беренче сыйныфка баручыларга укучысы сумкасы тапшыра. 16нчы август көнне гадәти “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” иганәлек марафоны узды. Аз тәэмин ителгән, күпбалалы гаиләләрдән, шулай ук инвалид булган 172 бала канцтоварлаор, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк булган әйберләр салынган порфельләр алдылар. Икенче-унберенче сыйныфларда белем алучы 77 укучыга матди ярдәмнәр күрсәтелде. Районда “Беркетелгән җитәкче” проекты да эшли. Алар тарафыннан 105 гаиләгә 124 мең сумлык ялдәм ителгән. Сигез бала үстерүче Эльмира һәм Марат Камаловлар гаиләсенә район башлыгы Анатолий Иванов шефлык итә. 2020нче елда, махсус программа буенча, алар хөкүмәттән дүрт миллион сумлык ярдәм алачаклар. Ул акчага күпбалалы гаилә торак шартларын яхшыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International