“Озак яшәүнең сере – хезмәт“.

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Гөлсем әбидән озак яшәү серләрен төрле сораулар биреп чиштермәкче булабыз. –Эшләргә яраттым. Эшкә тотынсам, арыганымны да белми идем. 11 яшьтән колхозда эшкә җигелдем. Сугыш башланганда да басуда төнге сменада калдым, таң атканда гына кайттым. Кеше хакына кермәдем, эшләдем дә, эшләдем. Рәсемем Почет тактасыннан төшмәде, – дип башыннан кичкәннәре турында сөйләп китте йөзьяшәр. Әлеге чор кешеләре кичергән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр аны да читләтеп үтмәгән, билгеле. Ул – күмәк хуҗалыклар оешу, социализм төзү, Бөек Ватан сугышы, илдәге үзгәртеп кору җилләре, базар мөнәсәбәтләре кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. 1939 нчы елда Мамадыш МТСында тракторда эшли башлый. Район үзәгендә Урта Сон егете Фасыйл Васыйловка кияүгә чыга. Ирен фронтка озатканда яшь бала белән кала. Бөек Ватан сугышы елларында аны тракторчылар бригадиры итеп билгелиләр, корыч айгыр иярләүче хатын-кызлар “Басудагы трактор – сугыш кырындагы танк“ дигән девиз белән көне-төне эшлиләр. Без аңламый торган чүркиле тракторны “Натый”га әйләндерүе; ике басу арасын атка атланып юыртып барганда, мәтәлеп төшеп, кабыргасын сындыруы; чәчкеч төшеп, башы ярылуы; ДТ-75нең авыр башмакларын берүзе кигерткәндә күкрәк сөяген җәрәхәтләве хакында да исенә төшерде. Сугыштан ире яраланып кайта, тагын бер уллары тугач, 1948нче елда гүр иясе була. Югары Якегә лесничий итеп җибәрелгән Ильиннар гаиләсендә үскән Алексей аны кияүгә сорап килә. Язмышыңа язылса, берни эшләр хәл юк: ике бала белән, үзеннән ун яшькә кече егеткә кияүгә чыга ул. Татарстанның атказанган тракторчысы Алексей Сергеевич җаны-тәне белән тырышып, 41 ел колхозда эшли дә, пенсиягә 1 ел калгач, үлеп китә. Колхоз рәисенең: “Шушындый ике Ильин булса, бөтен “Кызыл партизан“ны алып барып була!“ – дигән сүзләре авыл халкы хәтеренә уелып калган. – Бик матур, тату, күңелле яшәделәр. Әти белән бер-берсенең соляркаларын урлаша-урлаша колхозда алдынгылык өчен ярыштылар. Әти эштән кайтып туктагач, әни аның “Белорусе” белән икенче сменага тегермән тартырга төшеп китәр иде. Әти эштән кайтышлый, тракторын сүндереп кибеткә керсә, әни бара да, аны кабызып, капка төбенә алып кайтып куя, тегесе дулап, артыннан кайтып җитә иде... Әни галәмәт эшчән булды. Безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Мал-туар асрадык, кәҗә тоттык, шәл бәйләдек. Хәзер дә ял итәргә ятканны өнәми: “Эшләгез, хәрәкәтләнгәч тәннәр языла, арыганнар бетә ул!“ – ди. “Эш куш миңа, кая гөмбәңне эшкәртешәм, алма турыйм“, – дип кенә тора. Нинди катлаулы, авыр хәлләрдә дә әни төшенкелеккә бирелмәде, һаман алга өмет, ышаныч белән карады, безне дә шуңа өндәде. Минем белән һаман ул идарә итә әле, – ди кызы Гөлфия Бабаниязова. Бүгенге көндә Гөлсем әби аның тәрбиясендә яши. Елның җиде аен авылда торалар, кыш чыгарга Түбән Камага китәләр. Авылда атнага ике тапкыр килеп социаль хезмәткәр Әлфия Рәхмәтуллина да булыша. “Аллага шөкер, кайгыртучыларым, дәртләндереп торучыларым әйбәт!“ – ди әби. Бер гасыр гомер яшәсә дә, ул әле үз-үзен яхшы тота, зиһене искиткеч ачык, бөтен догаларны белә, кулыннан дисбесе төшми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International