Ул районыбыз иген кырлары белән танышты, “АПК”Азыктөлек программасы” җәмгыятенең Тау Илендәге терлек азыклары мәйданчыгында булды, шуның янында ук җиткерелүче ашлык кабул итү предприятиесе төзелеше белән кызыксынды. Кабат җәмгыятьнең Акмандагы бозаулар, Малмыжка савым сыерлар комплексына керде. Иген һәм кукуруз басуларына югары бәя бирде. Җәмгыять генераль директоры Рифат Мотыйгуллин Марат Азатовичны җәмгыятьнең үсеш перспективалары белән таныштырды. Олы кунакны муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов каршы алып озатып йөрде.