Бүген муниципалитет бинасында Мамадыш муниципаль районы Советының 3 нче утырышы узды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген муниципалитет бинасында Мамадыш муниципаль районы Советының 3 нче утырышы узды. Аны район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Анатолий Иванов алып барды. Көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды. Депутатлар Мамадыш муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проектын беренче укылышта кабул итте. Шулай ук «Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Никифорово авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында, Мамадыш муниципаль районының 6 нчы сайлау округы буенча Югары Ушма авыл җирлеге Советы депутаты Дмитрий Флаксның эшчәнлеге турында, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе һәм шартлары турындагы нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International