Мамадышта халык җыены узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Район мәдәният йортында гражданнар җыены булып узды. Чара район башлыгы Анатолий Иванов катнашында узды. Залда Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләр, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәһәрнең барлык предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре җыелды. Очрашу барышында Мамадыш шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов халык алдында 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләде. Мамадышлылар алдында «Мамадыш – идарә компаниясе» ҖЧҖ директоры Рөстәм Галләмов, «Мамадыш-ЖКУ» ҖЧҖ директоры Рәис Гатиятуллин, «Мамадыш водоканалы» ААҖ баш инженеры Нияз Сәйфетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Леонид Усачев, Мамадыш районы прокуроры Феликс Хафизов чыгыш ясадылар. Мамадыш шәһәрендә яшәүчеләргә район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Шәһәр халкы территорияләрне төзекләндерү, Нократ елгасының тирәнәюе, юлларга асфальт салу, халыкны вакцинацияләү белән кызыксындылар. Соңгы сорауны «Мамадыш РҮХ» ДАССОның баш табибы Дамир Хаҗиев җентекләп шәрехләде. Калган мөрәҗәгатьләр Мамадыш шәһәре җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International