Мамадышта депутатларның отчет очрашуы узды

2021 елның 25 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов Мамадыш муниципаль районы халкы алдында депутат буларак эшчәнлекләре турында хисап тоттылар.

Алар соңгы елларда федераль, республика һәм җирле программалар буенча республикада һәм районда башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

«Без даими очрашып торабыз, сезнең белән аралашабыз һәм бергә эшлибез. Безнең эшнең төп приоритеты һәрвакыт республика һәм муниципаль районнарда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү булды һәм шулай булып кала да", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Ул «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» законны гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы кысаларындагы чаралар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым тукталды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев депутат буларак үз эше турында сөйләде. Халык ышанычлысы эшчәнлегенең төп пунктларыннан берсе дип Мамадыш районында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре белән эшләүне саный. Квартал саен үткәрелә торган кабул итүләр буенча алар барысы да кирәкле консультацияне һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм алалар. Депутат билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә карата коронавирус пандемиясе чорында хәйрия форматында бик күп эш башкарылган.

Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов Марат Әхмәтовка һәм Марат Галиевка муниципаль район белән актив хезмәттәшлек, җирле инициативаларга һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, район халкы тәкъдимнәре һәм запрослары кысаларында муниципаль районның үсеш перспективаларын билгеләде. « Депутатларның сайлаучылар наказларына җаваплы каравы, аларның үҗәтлеге һәм уртак хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә соңгы елларда без социаль, коммуналь инфраструктураны үстерү һәм территорияләрне төзекләндерү буенча зур уңышларга ирештек", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Анатолий Иванов.

Алга таба кунаклар ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында чаралар уздыруда аеруча тырышлык күрсәткән кешеләргә һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында фотоконкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар.

Очрашу барышында район халкы депутатларга һәрьяклы ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерделәр. Ачык диалог һәм үзара аңлашу форматында шулай ук «Мамадыш промкомбинаты»ҖЧҖ хезмәт коллективында да  депутатлар очрашуы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International