ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2016 ел
дүшәмбе

Узган атнаның шимбәсендә Мамадышта яшьләр көне узды. Бәйрәм Совет урамындагы үзәк мәйданда үтте. Дөрес, аңа кадәр Нократ яр буендагы мәйданчыкларда пляж волейболы һәм футбол оештырылган иде. Моннан тыш, 18:00 сәгатьтә “Республиканская ленточка” дип исемләнгән йөгерү марафоны да булды.

Мөхтәрәм мамадышлылар, төбәгебездә яшьләр көне үткәрелгәне хакында хәбәр иткән идек инде. Мәйдандагы бәйрәмнән тыш, Нократ яр буенда пляж волейболы һәм футбол узды. 

Агымдагы атнаның сишәмбе көнендә Мамадышка Татарстан Республикасының Бала хокукы буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина килер дип көтелә.

    2016 елның 15 августында район планеркасында озак еллар Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Акбаров Хамис Гаян улын 60 еллык юбилее белән тәбрикләделәр.

Август аенда 03 телефонына 600 шалтырату килгән. Алар арасында баш, эч авырту, кан басымы күтәрелү һәм йөрәк авыруы аеруча еш очрыган. Үткән тәүлек эчендә генә дә Мамадышның ашыгыч ярдәм хезмәте 46 кешегә ярдәм күрсәткән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International